news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Зәңгәр утны кабыз!” хәйрия акциясе үткәреләчәк

Ул аутизм проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелә

 (Казан, 23 март, "Татар-информ"). Казанда “Зәңгәр утны кабыз!” хәйрия акциясе узачак. Аутизм проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән чара 2 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданда булачак.

Мәйданда аутизм проблемалары турындагы мәгълүмат язылган язулар тарату, фаер-тамаша, флэшмоб оештырыла. ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, академия театры бинасы зәңгәр ут белән яктыртылачак. Акция 16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot