Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Зәңгәр күл төбенә Яңа ел чыршысы куйдылар
«Бентос» су астында йөзү клубы әгъзалары аквалангта чыршы белән 39 ел рәттән чумалар.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казан медицина университетының «Бентос» су астында йөзү клубы әгъзалары бүген Яңа ел чыршысын Зәңгәр күл төбенә куйды. Яңа елны шулай үзенчәлекле каршылау шәһәр клубы традицияләренең берсе.
Бизәлгән ясалма чыршыны урнаштыру өчен 6 кешедән торган аквалангистлар төркеме 10 метр тирәнлеккә чумды.
“2018 елның февралендә клубның 40 еллыгын билгеләп узабыз. Быел Яңа елда чыршыны 39 нчы ел рәттән күл төбенә төшерәбез, ә 14 гыйнварда чыршыны алабыз”, - дип сөйләде клуб президенты Марат Галимов.

Алты кеше парлап суга төшеп, чыршыны куйдылар һәм ярга чыктылар. Аннары тагын бер төркем суга чумды.
Бу чара вакытында яр буенда Кыш бабай һәм Кар кызы кунакларның һәм аквалангистларның туганнары күңелен ачты, конкурс үткәрделәр һәм балалар белән уйнадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз