news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда үз фатирында чыккан янгында 30 яшьтәге ир-ат үлгән

Күрше фатирларда яшәүчеләр зыян күрмәгән.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казанның Г.Ибраһимов проспектындагы 59нчы йортта бер фатирның хуҗасы кичке унда килеп чыккан янгында үлгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын дүртенче каттагы фатирда чыккан. Ачыкланганча, коридорда әйберләр яна башлаган. Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр 30-35 яшьлек ир-атның мәетен таба.

Күрше фатирларда яшәүчеләр зыян күрмәгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк алты кеше өйдән эвакуацияләнгән. 

Янгын сәбәпләре ачыклана. 


news_right_1
news_right_2
news_bot