news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда – “Зөбәйдә – адәм баласы” премьерасы

19 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында күренекле драматург Шәриф Хөсәеновның тууына 80 ел тулу уңаеннан премьера – “Зөбәйдә – адәм баласы” спектакле тәкъдим ителәчәк

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 19 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында күренекле драматург Шәриф Хөсәеновның тууына 80 ел тулу уңаеннан премьера – “Зөбәйдә – адәм баласы” спектакле тәкъдим ителәчәк. Әлеге спектакль быел тамашачыга күрсәтелгән иде инде. Әмма аның рәсми премьерасы нәкъ менә 19 декабрьдә узачак. Бу турыда бүген Г.Камал театрында узган матбугат очрашуында театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белдерде.
Алтмышынчы еллар башында язылган бу әсәр шул чор атмосферасы белән сугарылган. Яшь режиссер Эмиль Талипов вакыйгаларны хәзерге заманга күчереп, олы тормышка беренче адымнар гына ясаучы үсмер кыз Зөбәйдәнең катлаулы дөньясын ачарга омтыла. Фәрит Бикчәнтәев сүзләренә караганда, пьеса халкыбызда күптәннән танылып өлгерә. Аның эчтәлеге заманыбыз проблемаларына багышлана, шуңа күрә бүген ул пьеса актуальлеген югалтмый.
Спектакльдә яшь артистлар белән бергә, театрның Дания Нуруллина, Илдус Әхмәтҗанов, Нәриман Гарифуллин кебек танылган артистлары да катнаша. Спектакльне бизәүче – Сергей Скоморохов, музыканы язучы – Адель Ризаев. Шунысы үзенчәлекле: спектакльне театр артистлары 15-27 гыйнварда Өфе каласына гастрольләргә дә алып бармакчы. Сүз уңаеннан, “Нефтьче” мәдәният сараенда узачак гастрольләрдә камаллылар “Яшь йөрәкләр”, “Мылтык”, “Дивана”, “Люстра”, “Бәби”, “Курчак туе”, шулай ук тамашачылар теләген исәпкә алып, “Гөргөри кияүләре” һәм “Кара чикмән” пьесаларын күрсәтү дә планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100