news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Зөбәрҗәт күл тирәсен урманчылар һәм активистлар чистартачак

Акция кысаларында "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары интерактив программа оештырачак.

Казанда Зөбәрҗәт күл тирәсен урманчылар һәм активистлар чистартачак
архив

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). 21 сентябрьдә Татарстан урманчылары һәм активистлар Казандагы Зөбәрҗәт (Изумрудное) күл территориясен чүп-чардан чистарту чарасында катнашачак.  Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу көнне Татарстан Республикасында "Уникаль су объектларын саклау" проектын гамәлгә ашыру кысаларында соңгы акция һәм "Чиста яр" республика акциясе узачак. Казанда акциянең үзәк мәйданы иң популяр ял итү урыннарының берсе булган Зөбәрҗәт күле территориясендә була.

"Шәһәр яны урманчылыгы", "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" һәм "Урман янгыннары үзәге" хезмәткәрләре дә җыештыру эшләренә кушыла.

Акциягә шулай ук "Яшел Россия" һәм "Илне генераль җыештыру" федераль акцияләрен туры китерү планлаштырыла, аларны үткәрүнең инициаторы – "Яшел Россия" Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте.

Акция кысаларында "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары интерактив программа оештырачак, ә "Рус география җәмгыяте" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы дайверлары сулык төбен чистартачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100