news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юынтык сулы чокырга төшеп киткән этне коткарганнар

Гадәттән тыш хәл кичә көндез Кояшлы урамындагы 2нче йорт янында булган.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре юынтык сулы чокырга төшеп киткән этне коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Самосырово бистәсенең Кояшлы урамындагы 2нче йорт янында бер этнең юынтык сулы чокырга төшеп китүе турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 14.45 сәгатьтә килде», - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән Казан эзләү-коткару отрядының кизү сменасы хезмәткәрләре этне чокырдан чыгарып, хуҗаларына тапшырган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100