Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда юридик диктант яздылар
Бөтенроссия диктантта 300 дән артык татарстанлы катнашты.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Бүген I Бөтенроссия юридик диктант яздылар. Татарстанда, аерым алганда, Казанда биш уку йорты мәйданчыгында хокук буенча белемнәрне тикшерделәр, бу чарада катнашу өчен 300дән артык кеше теркәлгән.
Диктант алдыннан видеокүпер булды, анда Россия Юристлар ассоциациясе вәкилләре төп кагыйдәләр турында сөйләделәр.

Диктант 30 сораудан тора, тест рәвешдә уза, дөрес җавапны сайлап алырга кирәк. Иң зур балл -100.
«Диктант гражданнарның хокукый грамоталыгын һәм хокукый аңын күтәрү, хокукый нигилизм сәбәпләрен бетерү, шулай ук аны хәл итү юлларын карау өчен үткәрелә. Диктанттагы сораулар җәмгыяви тормышның барлык өлкәләренә кагыла: конституция хокукы, беренче чиратта, хезмәт хокуклары, гражданлык хокуклары һ.б.”, - дип белдерде ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов.

Айнур Галимов сүзләренчә, диктант Россиянең 80 шәһәрендә 500 мәйданчыкта үткәрелә. Бөтен ил буенча 12 меңнән артык кеше катнашкан. Казанда бу чарада юридик факультет студентлары, укытучылар һәм укучылар актив булган.
Сорауларга җавап бирү өчен, 60 минут бирелгән. Әмма тәҗрибәле юристлар һәм бу өлкә хезмәткәрләре 30, 15 минутта җавап та бирде.

Диктантны оештыручылар – РФ Юристлар ассоциациясе, РФ Юстиция министрлыгы һәм аларның төбәк бүлекләре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз