news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә татар халык ашлары осталыгы бәйгесе үтәчәк

Татар кулинариясенә багышланган бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тула.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). 27-28 февраль көннәрендә Казанда татар милли аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге бәйге үтәчәк. Анда аш-су пешерүчеләр милли ризыкларны әзерләү буенча һөнәри осталыкта ярышачак. Бәйге Казан һәм Татарстанның Рестораторлар һәм Отельерлар ассоциациясе тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы, Казан мэриясе белән берлектә оештырыла.

Чараның максаты – бүгенге чорда татар милли аш-суның сыйфатын күтәрү, татар милли ашларын популярлаштыру, аларны әзерләү осталыгына караган идеяләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Бәйге Ленин һәм Халыклар Дуслыгы ордены бүләкләре лауреаты, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Әхмәтҗанов Юныс Әхмәтҗан улының тууына 90 ел тулуга багышлана. Татар ашчысы милли ашларны пешерү традицияләрен торгызу, аларны яңа идеяләр белән баету өчен үзеннән зур өлеш кертә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100