news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь аш-су осталары турнирының финал ярышы узды

Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь аш-су осталары турнирының финал ярышы узды
Фото: © Регина Габдрахманова / «Татар-информ»

7 ноябрьдә Казанда Иске Татар бистәсендә аш-су осталарының Юныс Әхмәтҗанов исемендәге VI Халыкара турнирының финал ярышы узды. Финал кысаларында 8 катнашучы бер аш бүлмәсендә көч сынашты – үзләренең авторлык ризыкларын әзерләп, барлык осталыкларын күрсәтте. Ризыклар республиканың атаклы шеф-поварларыннан торган жюри әгъзаларына тәкъдим ителде.

Фото: © Регина Габдрахманова

Быел турнирның оештыру комитеты 427 гариза караган. Алар Мәскәү, Астана, Алмата, Санкт-Петербург, Калининград, Казан, Байлар Сабасы һәм башка шәһәрләрдән килгән. Икенче этапка бары тик 32 гариза үткәрелгән. Бүген финалда исә иң көчле 8 яшь аш-су остасы көч сынашты.

Финалчыларны Казан һәм ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов сәламләде һәм турнирның финалына старт игълан итте. «Бүген бездә зур бәйрәм. Без алтынчы мәртәбә күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге турнирның шаһитлары булырга дип җыелдык. Финалчыларыбыз иң яхшылар арасыннан сайланып алынды. Бүген алар бик матур ярыш күрсәтер, дип ышанабыз. Һәрберегезгә уңышлар телим һәм финал сынавына старт бирәм», – диде, пешекчеләрне ярышка чакырып, Зөфәр Гаязов.

Фото: © Регина Габдрахманова

Бәйге эшләренә карата куелган төп шарт: ашчы ризыгын әзерләгәндә үз төбәгеннән алып килгән бер ингридиентны кулланырга тиеш. «Финалчыларыбызга мондый юнәлеш биреп, без аларны бик күркәм идеяләргә илһамландырганбыздыр, дип ышанам. Ашчыларның иҗатларында туган төбәкләре ни рәвешле чагылыш табуы кызык. Мәсәлән, финалчыларыбыз арасында Казахстан егете дә бар. Аның эшендә Казахстан сулышы тоелырмы? Бүген без моны күрербез», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан һәм ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Михаил Шәрипов.

Фото: © Регина Габдрахманова

Ул шулай ук Юныс Әхмәтҗанов исемендәге бәйгенең төп миссиясен атады. Михаил Шәрипов әйтүенчә, әлеге турнир ашчы һөнәрен яңа дәрәҗәгә чыгара. «Бәйге кечкенә шәһәр һәм авылларда яшәүче конкурсантларга да үзләрен күрсәтергә, осталыклары турында белдерергә мөмкинлек бирә», – ди ул.

Фото: © Регина Габдрахманова

Турнирның географиясе елдан-ел киңәя. Быел бәйге халыкара дәрәҗәгә ия. Финалга Казахстан егете Павел Цой үткән. Аның өчен җан атарга Казахстаннан делегация дә килгән. Казахстан егете жюри әгъзаларына үзенең авторлык ризыгын тәкъдим итте – шпинат, тсуме соусы, бәрәңге, кишер, чөгендер һәм алма боламыгы белән үрдәк ите. Шулай ук өстәлгә Казахстанның милли ризыгы корт – киптереп корытылган эремчек чыгарылды.

Фото: © Регина Габдрахманова

«Корт – минем ризыгымның милли бизәге булып тора. Моннан тыш, ризыгымда мин тагын француз һәм япон культураларын да берләштердем. Шпинат, үрдәк ите һәм дүрт төрле боламык – француз кухнясыннан, ә тсуме соусы – японныкы», – ди яшь аш-су остасы.

Фото: © Регина Габдрахманова

Павелга 19 яшь. Ул бүгенге көндә Алмата шәһәренең технологик институтының 3нче курс студенты. Яшь аш-су остасы инде 12 яшендә үк бер ресторанга эш сорап бара. Башта ярдәмче буларак хезмәт куйса, 16 яшендә мөстәкыйль рәвештә пешерә башлый. Бүген Павел Алмата шәһәрендәге япон ресторанында эшли.

«Мин үземнең эшемә гашыйк. Бу зур бәхет, дип саныйм. Кечкенә чакта ресторанда шеф-повар булырга, кешеләрне тәмле ризыклар пешереп шаккатырырга хыяллана идем. Бүген мин хыялымны чынбарлыкка әйләндердем. Мин әзерләгән ризык кешене бәхетле итсен, дип тырышып пешерәм. Бу – минем төп максатым», – диде финалчы.

Казахстан ашчысы 19 яшендә инде үзенең рецептлар җыентыгын язып бастырган. Павел әйтүенчә, ул китабын үзизоляция чорында, кулы эшсез тормасын дип язарга тотына. Нәтиҗәдә Павел Цой үзенең авторлык рецептлары белән беррәттән яратып әзерли торган төрле милләт кухнясы рецептларын бер китапка туплап бастыра.

Бүген осталыкларын күрсәткән финалистларның бәйге эшләрен республиканың атаклы шеф-поварлары бәяләде. Нәтиҗәләр исә – иртәгә. Турнирның җиңүчесенең исеме дә иртәгә, 8 ноябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак бүләкләү тантанасында билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100