Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ЮНЕСКОның төбәк семинары үз эшен тәмамлады
Казанда ЮНЕСКОның төбәк семинары үз эшен тәмамлады
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Альбина Фәхрисламова). Бүген Татарстан башкаласында дөньяның 49 иленнән сиксәннән артык катнашучыны җыйган Аурупа һәм Төньяк Америка илләре өчен матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында Конвенция буенча төбәк семинары үз эшен тәмамлады.
ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы секциясе җитәкчесе Рикс Смитс эшкә йомгак ясады һәм Казанда уздырылган семинарның мәгълүмат алу, фикер алышу, матди булмаган мәдәни мирасны саклау зарурлыгын төшендерү өчен әһәмиятле булуын әйтте. Милли докладлар төрле илләрдә сөйләм мирасын саклау механизмнары турында белергә мөмкинлек бирде. Өч көнлек эшкә күзәтүдән гыйбарәт доклад ЮНЕСКО сайтында урын алачак.
Семинар катнашучылары Аурупа һәм Төньяк Америка илләрендә матди булмаган мәдәни мирасны саклауга җаваплы оешмалар өчен рекомендацияләр кабул итте: саклау чараларын активлаштыру, төбәк һәм җирле дәрәҗәләрдә хезмәттәшлекне үстерү, 2003 ел Конвенциясен ратификацияләү яки аны ратификацияләү мөмкинлекләрен карау. Семинар барышында ун илнең вәкилләре Конвенцияне кабул итәргә әзер икәнлекләрен белдерде. Рикс Смит ассызыклаганча, рекомендацияләр декларатив характерда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз