news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ЮНЕСКОның төбәк семинары ачылды

Казанда ЮНЕСКОның төбәк семинары ачылды

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Альбина Фәхрисламова). Бүген Казанда ачылган Аурупа һәм Төньяк Америка илләре өчен матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында Конвенция буенча төбәк семинарына дөньяның 49 иленнән сиксәннән артык катнашучы җыелды. Семинарның хөрмәтле кунаклары арасында ЮНЕСКОның сөйләм һәм музыкаль традицияләре буенча шәфкатьлелек Илчесе Мехрибан Алиева, ТЮРКСОЙның генераль директоры, Әзербәйҗанның мәдәният министры Полад Бюль-Бюль оглы, РФнең ЮНЕСКО эшләре комитеты рәисе урынбасары Елена Драпеко, ЮНЕСКОның Мәскәү Бюросы Директоры Филиппе Кео бар.

Семинарны ачканда Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков ЮНЕСКО җитәкчелегенә нәкъ менә Татарстан башкаласының бишенче төбәк семинарын үткәрү урыны итеп сайлануы өчен рәхмәт белдерде. Бүген Казанда йөздән артык милләт вәкиле яши, аларның мәдәниятен һәм традицияләрен саклау өчен мөмкинлекләр тудырылган, дип билгеләп үтте ул.

ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең сәламләвен укыды. “Матди булмаган мәдәният җәмгыять үсешендә аерым роль уйный, ә аның төрлелеге цивилизация кыйммәте буларак кына түгел, кешелекнең алга таба тотрыклы үсешенең дә мөһим факторы булып та тора, - диелә мөрәҗәгатьтә. – Матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча Конвенция - ЮНЕСКОның зур һәм күп еллык эше нәтиҗәсе.” Татарстан Президенты сәламләвендә республиканың ЮНЕСКО белән актив хезмәттәшлеге билгеләп үтелә, шуның нәтиҗәсендә Казан Кремле Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде, “Бөек Идел юлы” халыкара фәнни-гамәли конференциясен ЮНЕСКО химаясе астында үткәрелде, Казан “Тынычлык шәһәрләре” конкурсы дипломы белән бүләкләнде. Татарстанның матди булмаган мирас өлкәсендә горурланырлыгы бар. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйның географиясе киңәю аның ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә керәчәгенә өмет итәргә мөмкинлек бирә.

Өч көн дәвамында семинар катнашучылар матди булмаган мирасны саклауда юридик кыенлыклар белән бәйле проблемалар турында фикер алышачак, матди булмаган мирас секцияләре җитәкчеләренә сораулар бирәчәк. Кунаклар өчен бай мәдәни программа әзерләнгән.

Семинар нәтиҗәсе булып Конвенцияне ратификацияләүне тизләтү булырга тиеш. Бүген аны дөньяның алты иле ратификацияләгән. Семинар катнашучылары 2006 елга Конвенция дөньяның утыз илендә имзаланыр һәм үз көченә керер дигән ышаныч белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100