news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юлүткәргечле Горький шоссесы дублеры участогын 2027 елда төзиячәкләр

Горький шоссесы дублерыннан Казанның Идел буе урамына кадәр тимер юл аша юлүткәргечле автомобиль юлын төзүне киләсе елда Татарстан Республикасы көненә тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

«Дублерның үзен төзү әлегә кичектерелгән планда, әмма кайчан да булса бу тормышка ашачак. Шулай да бу дублерның участогын төзергә карар кылынды. Чөнки Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янында тимер юл аша чыгу авыр, анда бик зур трафик – тәүлегенә 160 ка кадәр поезд уза. Горький шоссесы дублерында юлүткәргеч төзи башладылар. Бу юл куркынычсызлыгы өчен кирәк», - диде ул.

Хәнифов билгеләп үткәнчә, төзелешкә 3 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1 млрд сум – бу елга, 2 млрд сум – 2027 елга.

Министр сүзләренчә, Горький шоссесының бөтен дублерын төзү – капитал таләп итә торган проект, шуңа күрә үз вакытында Горький шоссесын реконструкцияләү турында карар кабул ителде.

«Барлык дублерның озынлыгы – 18 км чамасы. хәзер без якынча 1,5 км төзибез. Бүгенге көндә Горький шоссесы ягыннан шәһәргә керү трафигы җитәрлек», - дип йомгаклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot