news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юлны светофорның кызыл утына йөгереп чыккан ике турист кызны бәрдергәннәр

Казанда машина йөртүче юлны светофорның кызыл утына йөгереп чыгарга теләгән ике турист кызны бәрдерә.

Казан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, кичә төнлә Hyundai йөртүчесе Астрономия-Профсоюз урамнары чатыннан узган. Бу вакытта ике 22 яшьлек кыз светофорның тыюлы сигналына юлны йөгереп чыгарга теләгән, моның белән юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган.

Кызларга протокол төзеделәр. Документларны тикшергәндә, аларның Удмуртиядән Казанга ял көннәренә килүләре ачыкланган.

Хокук бозучы хатын-кызлар җәрәхәтләр алмаган, медиклар ярдәменнән баш тартканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot