news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юлны светофорның кызыл утына чыгучы 13 яшьлек кызны җиңел машина бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Беломорск урамында булган.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Казанда җиңел машина юлдан светофорның кызыл утына йөгереп чыгучы 13 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Беломорск урамында «ЛАДА Гранта» шоферы, башлангыч мәгълүматлар буенча, юлны светофорның тыю сигналы вакытында чыгучы укучы кызны бәрдергән.

Баш мие селкенгән кыз баланы хастаханәгә илткәннәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100