news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юлларны ремонтлауга 5 миллиард сум юнәлтеләчәк

Казанда юлларны ремонтлауга 5 миллиард сум юнәлтеләчәк
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Казанның Вахитов һәм Идел буе, Совет, Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарында юлларны ремонтлауга 5 млрд сум бүлеп биреләчәк. Тендерлар дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Объектлар күбесенчә Вахитов һәм Идел буе районнарында ремонтланачак. Биредә исемлеккә 16 участок кертелгән. Алар арасында Юлиус Фучик урамыннан Сафиуллинга кадәр урнашкан Зур Казан боҗрасы (1,4 км), Нариманов урамы (1 км), Сара Садыйкова урамы (1,3 км) һәм Кол Гали урамы (1,6 км). Шулай ук Газ, Профессор Камай, Карбышев, Владимир Кулагин, Лесгафт, Модел, Сыртланова, Тула һәм Щапов урамнарын яңартачаклар. Моннан тыш, Павлюхин урамында 0,5 километрлы участокны тәртипкә китерәчәкләр, ә Спартаковская һәм Шаляпин урамнарында тротуарларны ремонтлаячаклар.

Совет районында эшләр алты объектка кагылачак. Иң зур эшләр Себер трактында (4,6 км) көтелә. Шулай ук Журналистлар урамында (1,8 км), Дәрвишләр бистәсендәге Совет урамында (0,8 км), Карбышев урамында (0,7 км), Юл тыкрыгында һәм Чабакса торак массивындагы юлда ремонт ясалачак.

Авиатөзелеш районында биш участокны яңарту планлаштырыла. Иң зур эшләр Беломорская (3,95 км) һәм Маршал Чуйков (3,6 км) урамнарында булачак. Программага шулай ук Восстание, Восход һәм Гудованцев урамнары участоклары кертелгән.

Мәскәү районында ремонт биш объектта үткәреләчәк. Алар арасында Зур Казан боҗрасының Ямашев проспектыннан Ленская урамына кадәр (1,6 км) участогы, Восстание урамы (1,7 км), Клара Цеткин урамы (1,5 км), Зур (1,4 км) һәм Гудованцев урамы (0,7 км) булачак.

Подрядчылар барлык юл объектларын ноябрь уртасына кадәр ремонтлап бетерергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot