news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юлларның һәм тротуарларның бары тик кайбер участоклары гына бозлавыкка каршы эшкәртелә

I категориягә керүче юлларда һәм транспорт юлъаергычларында бозлавыкка каршы каты материал, башка урыннарда ком-тоз катнашмасы кулланыла

  (Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанда юлларның һәм тротуарларның бары тик кайбер участоклары гына бозлавыкка каршы эшкәртелә. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәтендә белдерделәр.
I категориягә керүче юлларда һәм транспорт юлъаергычларында бозлавыкка каршы каты материал, башка урыннарда ком-тоз катнашмасы кулланыла.
Ишегалды территорияләре өчен торак оешмалары, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре җаваплы.

Казанны төзекләндерү кагыйдәләре буенча учреждение, предприятие территорияләрен хуҗалары карарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100