Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда юлларга бәйле законлылык сакланмаган өчен 53 протокол төзелгән
Казан буенча эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Юрий Абызов шул хакта шәрехли
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 2009 елның 12 аенда Казанда юлларга бәйле законлылык сакланмаган өчен җаваплы затларга карата 38 протокол төзелгән.
Аерым алганда, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.33 нче маддәсе буенча, Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан вазифаи затларга карата 15 административ протокол төзелгән. Административ штраф исә - 5 мең сум. Әлеге маддәдә сүз юлларны, тимер юл кичүләрен яки башка төр юл корылмаларын яисә юлда хәрәкәтне җайга сала торган техник чараларны бозган өчен җаваплылык турында бара һәм шуңа юл хәрәкәтенә юри хилафлык китерү, шул исәптән юл өслеген пычрату да керә.
Шушы ук кодексның 12.34 нче маддәсе буенча, юлларны, тимер юл кичүләрен яки юл корылмаларын һәм хәрәкәтне җайга сала торган техник чараларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен яисә хәрәкәткә хилафлык китерерлек сәбәпләрне бетерүне вакытында хәл итмәгән өчен, ел дәвамында 38 административ протокол төзелгән. Административ штарф суммасы 3 мең сум тәшкил итә.
«Татар-информ» хәбәрчесе өчен әлеге мәгълүматларны Казан буенча эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Юрий Абызов бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз