news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юллардагы чокырларны ямау эшләре башланды

Якын атналарда башкаланың Зур Кызыл, Карл Маркс, Лобачевский, Островский, Чистай урамнарында юллар ремонтланачак дип көтелә.

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанда юллардагы чокырларны ямау эшләре башланды. Бу хакта Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге хәбәр итә. Хәзерге вакытта махсус техника юлларны пычрак һәм чүп-чардан чистартуга көйләнә.
Билгеле булганча, чокырларны ямап, юлларның сыйфатын берникадәр яхшырту вакытлы чара. Мондый ремонт берничә ел дәвамында төзекләндерелмәгән юлларда башкарыла.
Хәзерге вакытта Казанда, чокырларны ямап, юлларны яхшыртуга “Дорспецстрой” һәм “Каздорсервис” җаваплылыгы чикләнгән оешмалары кереште. Узган ике тәүлектә башкаланың Бутлеров, Пушкин, Маяковский, Ульянов-Ленин, Җиңү проспекты һәм Әмирхан проспектында, Ленин дамбасында 300 кв. метр юл ремонтланды, чокырларга эретелгән асфальтбетон салынды. Белгечләр фикеренчә, юлларны мондый ысул белән төзекләндерү 1 елга җитә.
Якын атналарда Зур Кызыл, Карл Маркс, Лобачевский, Островский, Чистай урамнарында юллар ремонтланыр дип көтелә. Шулай ук Хөсәен Ямашев, Декабристлар урамнары, Җиңү проспекты, Зорге урамы, Ярминкә мәйданы, Ферма шоссесы, Матюшино тракты, 3 нче транспорт дамбасы, йөзмә күпер һәм аңа илтә торган юллар төзекләндереләчәк.
Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты автомобиль йөртүчеләрне ремонт барган юлларда игътибарлырак булырга чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot