news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юлга йөгереп чыккан баланы автомобиль таптаткан

Бала мәктәпкә үзе генә барган.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 7.40 сәгатьтә Казанның Ш.Усманов урамындагы 27нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Якынча мәгълүматлар буенча Renault автомобиле йөртүчесе иминлек тизлеген сайламаган һәм 9 яшьлек укучы малайны таптаткан. Ул юл кырыенда туктап торган машина артыннан йөгереп чыккан», — дип сөйләде Каханның ЮХИДИнең имин юл хәрәкәтен пропагандалау бүлегенең өлкән инспекторы Эльмира Әхмәтшина.

Бала мәктәпкә үзе генә барган.

Медиклар баланың имгәнгән урыннарын ачыклаган. Бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot