news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда юлда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды
Бүген Казанның “Корстон” кунакханәсендә “Бүгенге заманда яшәү иминлеген тәэмин итүдә туган проблемалар: тәҗрибә белән уртаклашу, проблема чишелешләрен табу” халыкара
Скопировать ссылку
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Корстон” кунакханәсендә “Бүгенге заманда яшәү иминлеген тәэмин итүдә туган проблемалар: тәҗрибә белән уртаклашу, проблема чишелешләрен табу” халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Иминлекнең медицина-биологик аспектлары” темасына секция утырышы үтте. Җыелышны Санкт-Петербургның И.Джанелидзе исемендәге кичектергесез ярдәм буенча фәнни-тикшеренү институты директоры, медицина фәннәре докторы Сергей Багненко һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов алып бардылар.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге офисы директоры урынбасары Татьяна Колпакова үз чыгышында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Аурупа бюросының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә багышланган докладына тукталды. Әлеге докладта 53 Аурупа дәүләтенең 49ында юл-транспорт хәрәкәте иминлеге белән бәйле булган хәлгә күзәтү ясалды. Анда әйтелгәнчә, ел саен Аурупа төбәгендә юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 120 мең кеше үлә, 2,4 миллион кеше җәрәхәтләнә. Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 100 мең кешегә 13,4 туры килә. Үлүчеләрнең 40 процентын җәяүлеләр, велосипедларда, мотоциклларда хәрәкәтләнүчеләр тәшкил итә. Икътисад юл-транспорт һәлакәтләреннән тулаем эчке продуктның 3 проценты күләмендә зыян күрә. Юлларда кеше үлеменә китерә торган сәбәпләр арасында тизлекнең зур, машина йөртүчеләрнең исерек хәлдә булуы, машинага утыручыларның иминлек каешларын бәйләмәве кебек сәбәпләрне атарга була. Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле булган хәл кискен булып тора. Татьяна Колпакова әйтеп үткәнчә, Аурупа төбәгенең Скандинавия илләрендә юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 100 мең кешегә 5 белән исәпләнсә, Россиядә бу күрсәткеч 25кә җитә. Бүгенге көндә Аурупа илләре һәм Россия җитәкчеләре алдында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү бурычы тора.
Конференциядә кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү мәсьәләсен Сергей Багненко, трансопрт чараларын йөртүчеләрне, һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү темасын “Саклану” Бөтенроссия һәлакәтләр медицинасы үзәге директоры урынбасары Сергей Черняк, Татарстанда санитар-эпидемиологик хәл мәсьәләсен кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Наилә Фәтхуллина күтәрделәр.
Утырыш соңында белгечләр һәр кеше дә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен белергә тиеш дигән нәтиҗәгә килә. Бу максаттан һәр югары һәм урта махсус уку йортларында беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү курсын алып бару мөһимлеге әйтелде. Шулай ук амбулатор-сырхауханә шартларында профилактик чаралар күрү, аерым алганда булачак аналарның медицина өлкәсендәге белемнәрен күтәрү, санитар-агарту эшен алып бару, машина йөртүчеләрнең психик-физиологик халәтен тикшерү лабораторияләрен булдыру; хастаханәгә кадәр медицина ярдәмен күрсәтү технологияләрен камилләштерү дә максатка ярашлы булыр иде, дип искәртте секциядә катнашучылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot