news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юлда барган килеш «Жигули» машинасына ут капкан

Фаҗигадә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Казанда юлда барган килеш «Жигули» машинасына ут капкан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшь шофер идарә иткән «Жигули» машинасы юлдан барган вакытта двигателенә ут капкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.  

Кичә кичке бишләр тирәсендә, Рихард Зорге урамында 6 нчы модельле «Жигули» машинасының моторына ут капкан. 18 яшьлек йөртүче янгын сүндерүчеләр килгәнче утны үзе сүндерергә тырышкан.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны санаулы минутта сүндергән. Янгын машинаның шактый өлешен юкка чыгарган. Беркем дә зыян күрмәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100