news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юл-йөрү кагыйдәләрен бозып, социаль челтәргә эләгүчеләрне җаваплылыкка тарттылар

Автобус йөртүчегә һәм хәрәкәт вакытында пассажиры тәрәзә аркылы чыгып барган чит ил машинасы шоферына административ протоколлар төзелгән.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Казанда полиция хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозып социаль челтәрләргә эләккән кешеләрне җаваплылыкка тарттты. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 август көнне социаль челтәрләрдә каршы як полоса буйлап хәрәкәт иткән автобус йөртүчесе белән видеоролик пәйда булды. Кадрлар пассажир транспорты хуҗасын, ә соңыннан аның йөртүчесен ачыкларга ярдәм иткән. 29 яшьлек ир-ат әйтүенчә, ул юлдагы бөкене урап узар өчен шундый маневр ясаган. Йөртүчегә карата административ протокол тутырганнар, ә аның җитәкчелеге ир-атны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсен уйлый.

Ике көн алдан чыккан тагын бер ролик ЮХИДИ игътибарыннан читтә калмаган. Анда чит ил машина пассажиры хәрәкәт вакытында автомобиль тәрәзәсеннән чыгып барган. Полиция хезмәткәрләре йөртүчене эзләп тапкан һәм аны административ җаваплылыкка тарткан.

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе социаль челтәрләргә урнаштырылган мәгълүматларны һәрдаим тикшереп тора һәм юл йөрү кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә кирәклеген искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100