Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү камералары өчен антивандал бокслар сынала
Казанның Идел буе районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын фотофиксацияләү җайланмалары өчен вандалларга каршы боксларны сынап карыйлар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында ТР Юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру турындагы утырышта республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов хәбәр итте. Утырышта шулай ук Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Кара-каршы бәрелешү һәлакәтләрен профилактикалау өчен мөһим инструментларның берсе булып фотофиксацияләү комплекслары тора. Алар ярдәмендә алдагы машиналарны узу кагыйдәләрен бозуның 1700дән артык очрагы ачыкланган. Хәзер алар күчмә комплексларга модернизацияләнә. Стационар яки күчмә комплекслар урнаштыру мөмкин булмаган юлларның авария хәлендәге участокларын контрольдә тоту өчен вандалларга каршы җиһазлар куллану турында карар кабул ителде», - дип уртаклашты республиканың баш дәүләт автоинспекторы.
Антивандал өч бокс инде Казанның Идел буе районында сынала, ә киләсе елда тагын 21 җайланма сатып алу планлаштырыла, дип өстәде Рөстәм Гарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз