news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә пассажир хатын-кыз үлгән, ике бала зыян күргән

Казанның Путейская урамында фаҗига белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтенең видеосы чыкты. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласында Suzuki һәм Kia автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Һәлакәттә Kia автомобиленең 68 яшьлек пассажиры тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча, Suzuki автомобиленең 46 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм 41 яшьлек хатын-кыз идарәсендәге Kia белән бәрелешкән, аннары соңгысына мотоциклчы килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз үлгән. Моннан тыш, 12 һәм 9 яшьлек балалар имгәнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot