news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда медицина ярдәме машинасы ауган, ике кеше зыян күргән

Бүген көндез Казанның Сул як Болак һәм Галиәскәр Камал урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте булды. Җиңел автомобиль һәм авыруларны ташый торган машина бәрелешкән дип фаразлана. Соңгысы ян ягына ауган.

Юл-транспорт һәлакәте урынында Сул як Болак урамында бөке җыелган. Урында ЮХИДИ һәм махсус хезмәткәрләр эшли.

Казанның Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, ашыгыч ярдәм машинасы һәм Hyundai автомобиле бәрелешкән. Авариядә медицина ярдәме машинасының йөртүчесе һәм машина эчендә булган авыручы зыян күргән.

 

Фото: © Дмитрий Шатров

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100