news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә бала үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды

Казанда җиңел машина йөртүчесе 7 яшьлек малайны бәрдергән юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды. Алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә бала хастаханәдә вафат булды.

«Татар-информ» сөйләгәнчә, кичә кич 23 яшьлек Haval йөртүчесе баланы бәрдергән, бала кинәт светофорның кызыл төсенә юлга йөгереп чыккан. Ашыгыч ярдәм машинасы алып киткәндә малай әле аңында булган, ике сәгатьтән соң ул Республика балалар клиник хастаханәсендә үлгән.

Исегезгә төшерик, машина йөртүченең соңгы ике елда 140 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100