Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда юл-патруль хезмәтенең 18 яшьлек исерек егетне куган видеосы чыкты
Казанда полиция хезмәткәрләре җиңел машина артыннан куган. Видеоны Казан Дәүләт автоинспекциясе чыгарды. Хокук саклаучылар мәгълүматы буенча, машина йөртүче документларны тикшерү таләбен игътибарсыз калдырган һәм качарга тырышып караган.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары тәртип бозучыны куа башлый. Машина йөртүче идарәне югалта һәм диварга бәрелә, шуннан соң качарга тырыша, ләкин тоткарлана.
Хокук бозучы 18 яшьлек егет булып чыга. Аңа каршы беркетмәләр төзелгән: исерек килеш йөргән өчен, теркәлмәгән авто белән идарә иткән өчен, кызыл утка барганы өчен, каршы полосага чыккан өчен, туктату турындагы таләпне үтәмәгәне һәм полиция хезмәткәренә буйсынмаган өчен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз