news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юл һәлакәтендә чит ил машинасын йөртүче зыян күргән

Толстой һәм Карл Маркс урамнары чатында “Дэу Нексия” һәм “Ауди” бәрелешкән.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда Вахитов районында юл-транспорт һәлакәтендә 60 яшьлек чит ил машинасын йөртүче зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә төн уртасында Толстой һәм Карл Маркс урамнары чатында “Дэу Нексия” һәм “Ауди” бәрелешкән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәлакәт урынын әйләндереп алган, машиналарның аккумуляторларын сүндергән, яралы машина йөртүчене “Дэу Нексия”дән чыгарып, медикларга тапшырган. Ир-атның умрау сөяге һәм боты сынган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot