news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юл һәлакәтендә 18 яшьлек егет вафат булган

Авария бүген төнге өчтә Вишневский урамында булган.

Казанда юл һәлакәтендә 18 яшьлек егет вафат булган
ГИБДД МВД по РТ

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ“). Казанда әйләнгән "Лада"ның алгы тәрәзәсе аша очып чыккан 18 яшьлек егет һәлак булган. Бу хакта Казанның юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәте.

"Авария бүген төнге өчтә Вишневский урамында булган. "Гранта"ны йөртүче Калинин урамы ягыннан зур тизлектә килгән. Ул каршы як полосага чыккан һәм коймага бәрелгән. Бәрелүдән автомобиль әйләнеп капланган, ә егет тәрәзә аша чыгып очкан", — дип сөйләделәр оешмада.

Егет алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында вафат була. Аның пассажирлары - 19 яшьлек егет һәм 18 яшьлек кыз хастаханәгә салынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot