news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юл һәлакәтендә 12 яшьлек кыз бала җитди җәрәхәтләр алган

Кыз баланы хастәханәгә илткәннәр, «КИА»ның 36 яшьлек йөртүчесе һәм 30 яшьлек пассажиры җиңелчә имгәнүләр алган.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). «Мицубиси» машинасының 76 яшьлек йөртүчесе Гладилов урамы 52 нче йорты янында каршы як юлга чыккан һәм 36 яшьлек йөртүче идарә иткән «КИА» автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Юл фаҗигасы алдагы көнне 14.12 сәгатьтә килеп чыккан. Нәтиҗәдә, «КИА» машинасының 12 яшьлек пассажиры зыян күргән. Ул күп сандагы җәрәхәтләр алган.

Кыз баланы хастәханәгә илткәннәр, «КИА»ның 36 яшьлек йөртүчесе һәм 30 яшьлек пассажиры җиңелчә зыян күргән
 

news_right_1
news_right_2
news_bot