Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда юл һәлакәтендә 11 яшьлек бала зыян күргән
“Хендэ” машинасын йөртүче хатын-кыз каршы полосага чыккан һәм “БМВ” машинасына килеп бәрелгән.
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Казанда ике машина бәрелешкән. Нәтиҗәдә, 11 яшьлек бала зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вакыйга бер көн элек Себер тарктында көндезге сәгать өчтә булган. “Хёндэ Солярис” автомобилен йөрткән 41 яшьлек хатын-кыз каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм “БМВ Х6” машинасына килеп бәрелгән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә Корея автомобиле пассажиры, 11 яшьлек бала зыян күргән, аның баш мие селкенгән. Хатын-кызның сул аяк табаны яраланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз