news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юл катламын саклау өчен урамнарга көн саен су сибәләр

Артык югары температура да юл өслегенең җимерелүенә һәм асфальтта ярыклар барлыкка килүгә китерергә мөмкин.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Юлларны ярылып китүдән саклау өчен, Казан юл хезмәтләре эссе көннәрдә урамнарга көн саен су сибә.

Артык югары температура да юл өслегенең җимерелүенә һәм асфальтта ярыклар барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Һава температурасы төшкәнче юлларга су сибү дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл өслеген саклау өчен һава температура +25 градустан югары булганда 11.00-15.00 сәгатьләрдә су сибәләр. Беренче чиратта, бу эш хәрәкәт күп булган урамнарда үткәрелә.

Шулай ук яшеллекләргә — агач, куак һәм клумбаларга даими су сибәләр. Һәр көн саен туксанга кадәр су сибү машинасы эшли.

Бу чаралар белән бергә юлларда дымлы чистарту эшләрен үткәрә. Алар транспорт хәрәкәтенә комачауламау өчен кичке сәгать унбердән иртәнге сәгать алтыга кадәр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot