Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатында яшерен профилактик чара үткәрелә
Чираттагы чара 9 ноябрьдә узачак.
(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ”). Казан шәһәре дәүләт автоинспекциясе Татарстан башкаласында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча ай саен уздырыла торган профилактик чаралар үткәрелүе турында мәгълүмат җиткерә. Чираттагы чара иртәгә – 9 ноябрьдә узачак. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарына элек берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган, исерек хәлдә булган, шулай ук транспорт чарасы конструкциясенә рөхсәт ителмәгән үзгәрешләр керткән автомобилчеләр эләгәчәк. Шулай ук вакытында административ штрафларын түләмәүчеләр белән дә адреслы эш алып барылачак.
Моннан тыш, җәяүлеләргә тиешле урында юл бирмәүчеләргә һәм юлларда кагыйдә бозучыларга карата да аерым контроль булачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре, юлда низаг чыгармас һәм вакытларын әрәм итмәс өчен юлга чыгар алдыннан һәрвакыт тиешле документларны барларга, аларның гамәлдә булу вакытын тикшереп торырга, штрафларны вакытында түләргә һәм кагыйдәләрне бозмаска киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз