news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын метрологик тәэмин итү хакында сөйләштеләр

Метрология һәм сынаулар үткәрү үзәге директоры Ф.Туктаров «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт учреждениесе җитәкчесе Р.Миңнеханов белән очрашты.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү үзәгендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә метрологик тәэмин ителеш мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. 22 майда Россия техник җайга салу һәм метрология Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү үзәге директоры Фәрит Туктаров «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов белән очрашты.

Очрашу барышында яклар юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алышты. Шулай ук республика территориясендә сатыла торган һәм «Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үткәрү үзәге» федераль бюджет учреждениесенең нефть химиясе лабораториясендә сынаулар узган мотор ягулыгының сыйфаты хакында сүз барды.

Аннары Рифкать Миңнеханов коллективның Бөтендөнья метрология көненә багышланган тантаналы җыелышында катнашып, җитәкчеләр һәм үзәк хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Җыелыш үз эшчәнлегендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән учреждение хезмәткәрләренә Россия техник җайга салу һәм метрология Федераль хезмәтенең Мактау грамоталарын тапшыру белән төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100