news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга каршы рейд үткәрелә

Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары игътибарны аеруча даими рәвештә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга юнәлтәчәк.

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Казанда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга каршы рейд үткәрелә. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен берничә тапкыр бозып җаваплылыкка тартылган, балаларны йөртүдәге кагыйдәләрне сакламаучы, исерек хәлдә булган, шулай ук үз транспорт чараларына тиешлесеннән артык үзгәрешләр керткән машина хуҗалары инспекторларның ныклы күзәтүендә булачак.

Дәүләт автоинспекциясе шәһәрдә йөрергә чыкканда барлык тиешле документларның үзләре белән булырга тиешлеген искәртә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен берсүзсез үтәргә киңәш итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot