news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юл хәрәкәте инспекторына һөҗүм итүченең машина йөртү таныклыгы булмаган

14 июнь кичендә Химическая урамында тоткарланган автомобиль йөртүче юл хәрәкәте инспекторына һөҗүм иткән һәм качарга ниятләгән.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Билгеле булганча, юл патруле хезмәте инспекторына сукккан һәм качарга теләгән 20 яшьлек автомобиль йөртүченең машина йөртү таныклыгы булмаган һәм ул руль артына исерек хәлдә утырган булган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерде.

Хәзерге вакытта аңа карата “Хакимият вәкиленә карата көч куллану” маддәсе буенча җинаять эшен кузгату мәсьәләсе карала.

Искәртеп үтик, 14 июнь кичендә Химическая һәм Моисеев урамнары чатында юл патруле хезмәте экипажы "Лада Самара" автомобилен туктатмакчы булуы, әмма йөртүче бу таләпкә буйсынмавы һәм азагының ни рәвешле бетүе турында хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100