news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Юл хәрәкәте иминлеге көне булды

Быел гына да Татарстан юлларында 512 кеше һәлак булган

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстан ведомстволары үткәрә торган һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексында юл хәрәкәтендә катнашучының һәркайсына аерым роль бирелә. Бу хакта бүген Казан "Баскет-холл"ында үткән Юл хәрәкәте иминлеге көнен үткәрү вакытында ясаган чыгышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.

Әйтергә кирәк, Юл хәрәкәте иминлеге көне БМО карары буенча, 2005 елдан башлап, ноябрьнең өченче якшәмбесендә узучы Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышлап үткәрелә. Илдар Халиков сүзләренчә, мондый очрашулар гадәтигә әверелде.

ТР Хөкүмәте башлыгы үз чыгышында билгеләп узганча, республикада иминлекне арттыру максатларында, бүгенге көндә юл хәрәкәте йөзләгән автомат фото- һәм видеотеркәү приборлары ярдәмендә контрольдә тотыла, Казанда юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы үстерелә. Урам-юл челтәрен зур күләмле төзекләндерүләр белән бергә, республиканың автомобиль паркы да яңартыла. «ГЛОНАСС+112» системасыннан файдалану ашыгыч очраклар турындагы хәбәрләрне бөтен җирдә кабул итәргә, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция, җир өсте һәм авиация ашыгыч ярдәм, катастрофалар медицинасы бригадалары эшчәнлеген координацияләргә булыша. Хәзерге вакытта республикада заманча җиһазлар урнаштырылган 22 травматология үзәге эшли. Казан, Чаллы, Әлмәтнең әйдәп баручы дәвалау учреждениеләре базасында төзелгән 6 травматология үзәге югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтә һәм реаль вакыт режимында район үзәкләренә консультацияләр үткәрә.

Илдар Халиков искәртеп узганча, күптән түгел Татарстанда Россиядә тиңдәше булмаган "Халык инспекторы" проекты эшләтеп җибәрелгән. Ул мобиль кушымта аша республика юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә актив катнашырга мөмкинлек бирә. 

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, үз чиратында, юл хәрәкәте иминлеге проблемасының актульлеген ассызыклады.

"Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә кешеләр җинаятьчеләр корбаннары булганнарга караганда күбрәк үлә. Татарстан юлларында һәр ике сәгать саен һәлакәтләр булып тора, алар нәтиҗәсендә 1-2, кайчагында күбрәк тә кеше үлә. Ел башыннан алып 500дә артык кешене югалттык инде, аларның һәр бишенчесе 18-25 яшьлекләр", - диде министр.

Бүген "Баскет-холл"дагы чарада катнашучылар республика территориясендә булган һәлакәтләрдә үлүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шулай ук 2013 елның ноябрендә Казан халыкара аэропортында "Боинг" һәлакәткә юлыкканда үлүчеләрне дә исемнәре белән искә алдылар.

ТР буенча Эчке эшләр минмстрлыгыныд ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның ун аенда Татарстанда зыян күрүчеләр белән 4435 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 512 кеше үлгән һәм 5 мең 745е төрле дәрәҗә җәрәхәтләнгән.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100