news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" узачак

Чараның максаты – балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм мәктәп яннарында юл хәрәкәте иминлеген арттыру.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). 21-28 сентябрь көннәрендә Казанда "Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" узачак. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, бу очраклы чара түгел. Сентябрь башыннан гына Казан юлларында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 16 бала төрле тән җәрәхәте алган. Шуларның унысы – 8-15 яшьләрдәге җәяүлеләр.

Укучылар белән "өй – мәктәп – өй" индивидуаль иминлек схемаларын кулланып дәресләр үткәреләчәк. Шулай ук белем бирү оешмалары янында җәяүле экскурсияләр планлаштырылган.

Һәр көнне соңгы дәрестә педагоглар куркынычсызлык минутларын үткәрәчәк. Аларда балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген аңлаталар.

Моннан тыш, белем бирү оешмаларында педагогик состав һәм ата-ана комитетлары тарафыннан балаларның яктылык кайтаргыч элементларны куллануы тикшереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot