news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юл аша йөгереп чыкканда ике баланы машина бәрдергән

Юл һәлакәтләре Рәхимов һәм Белинский урамнарында булган.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда юл аша йөгереп чыгып барган вакытта ике баланы машина бәрдереп киткән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

15 ноябрьдә Рәхимов урамында 9 яшьлек малайны «Тойота» бәрдергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала юлны тиешле булмаган урында чыккан. Балтыры сынган малайны хастаханәгә озатканнар.

Икенче көнне «ГАЗель» микроавтобусы Белинский урамында 10 яшьлек баланы таптаткан. Малай шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, ул тиешле булмаган урында юл аша чыгарга уйлаган. Төрле тән җәрәхәтләре алган баланы хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot