Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда юл аша чыгып баручы мәктәп укучысын «БМВ» машинасы бәрдергән
Юл һәлакәте кичә Парк урамындагы 6нчы йорт каршында булган.
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «БМВ» шоферы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юл аша «зебра»дан чыгып баручы мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә 20.15 сәгатьтә «БМВ» автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе Парк урамындагы 6нчы йорт каршында, «Туры яки уңга хәрәкәт» билгесен санга сукмыйча, сулга борылган һәм җәяүлеләр кичүендә 14 яшьлек мәктәп укучысын бәрдергән», - дип хәбәр иттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.
Нәтиҗәдә, яшүсмер төрле тән җәрәхәтләре алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз