news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ЮХИДИ Яңа ел бәйрәмнәрендә җәяүлене бәрдергән машина йөртүчене эзли

Юл-транспорт һәлакәте Чуйков һәм Мусин урамнары киселешендә булган.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә җиңел машина йөртүче 50 яшьлек җәяүлене бәрдергән һәм урыннан качып киткән. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте 4 гыйнварда төнлә Чуйков һәм Мусин урамнары киселешендә булган. Җәяүленең аягы җәрәхәтләнгән.

Казан ЮХИДИе бу хәлгә шаһит булучыларны (843) 533-38-19, 533-38-48 телефоннары буенча элемтәгә керүләрен сорый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100