news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ЮХИДИ Киров районында 13 яшьлек малайны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзли

Юл-транспорт һәлакәте 22 ноябрьдә кич Привокзальная урамындагы 6нчы йорт каршында булган.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Полиция хезмәткәрләре Киров районында 13 яшьлек малайны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзли, дип хәбәр итә Казан дәүләт автоинспекциясе.

Юл-транспорт һәлакәте 22 ноябрьдә кич Привокзальная урамындагы 6нчы йорт каршында булган.

Машина йөртүче һәлакәт урыннан качкан, малайның кул чуклары һәм сулъяк боты җәрәхәтләнгән.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләр булган очракта, әелеге телефон номерларына шалтыратуларын сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.

news_right_1
news_right_2
news_bot