news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ЮХИДИ инспекторын таптаткан урыннан видео чыкты

Бүген көндез полицейскийны бәрдергән иномарка йөртүчесе һәлакәт урыныннан качып киткән.

Казанда ЮХИДИ инспекторын таптаткан урыннан видео чыкты
скриншот видео, очевидцы

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Казанда Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторын бәрдерткән урыннан видео чыкты. Кадрларда полицейский асфальтта ята, аның белән янәшә сул фарасы ватылган караңгы төстәге кроссовер тора.

Бүген көндез Восстание урамында чит ил машина йөртүчесе Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторының туктау турындагы таләбен үтәмәгән. Полицейскийны автомобиль капотында берничә метр алып барган. Аннары машинадан чыккан һәм, башка автомобильгә утырып, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән.

Һәлакәттән соң шәһәрдә «Перехват» игълан ителгән иде. Имгәнгән полиция хезмәткәрен ашыгыч ярдәм машинасында 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot