news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус йөртүчеләрне тикшерә

Автоинспекторлар даими маршрутта һәм заказ буенча эшләүче шәһәрара һәм шәһәр эчендәге пассажир автобуслары эшчәнлеген карый.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Бүген башкаланың Себер трактында Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре пассажир автобуслары буенча чираттагы рейдка чыкты.

Автоинспекторлар даими маршрутта һәм заказ буенча эшләүче шәһәрара һәм шәһәр эчендәге пассажир автобуслары эшчәнлеген тикшерә.

Инспекторлар пассажирларны йөртү кагыйдәләре саклану-сакланмавын, транспортның техник торышын, шулай ук йөртүченең эш һәм ял режимын ничек куллануын карый. Моннан тыш, штрафларын вакытында түләмичә йөрүче транспорт йөртүчеләре белән эш алып барыла.

“Шушындый рейдларны без айга ике тапкырдан да ким булмаслык итеп уздырабыз. Соңгы вакытта автобуслар кичен тикшерелә – бу вакытта яктырту җиһазларының төзеклеген белеп була”, - диде шәһәр автоинспекциясенең техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Алексей Евтодьев.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot