news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус шоферларын тикшерү өчен рейдка чыгачак

Муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрутларда пассажирларны даими яки заказга йөртүче автобусларны тулысынча тикшерәләр.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда Дәүләт автомобиль инспекциясе автобус йөртүчеләрен тикшерү өчен рейдка чыга. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Чираттагы чара сишәмбе, 20 ноябрьдә, 16:00 – 19:00 сәгатьләрдә булачак. Муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрутларда пассажирларны даими яки заказга йөртүче автобуслар тулысынча тикшереләчәк”, - диделәр Шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясендә.

Инспекторлар йөртүчеләрнең эш һәм ял режимын саклауларына аеруча зур игътибар бирәчәк. Пассажирлар йөртү кагыйдәләрен үтәүне, шоферның документлары булуны тикшерәчәкләр. Шулай ук автобусларның техник төзеклелеген дә карыйлар.

Берничә мәртәбә җаваплылыкка тартылган, пассажирлар йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән һәм документларсыз автобус белән идарә иткән шоферларга да инспекторлар аеруча игътибар итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot