Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда "Югарыга" республика конкурсы җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды
Җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр дәүләт учреждениеләре, шулай ук коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларда практика узу мөмкинлеген алды
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген Казанда "Югарыга" республика конкурсының ябылу тантансы узды, анда җиңүче һәм бүләкләнүчеләрнең исемнәре мәгълүм булды.
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстанның яшьләр кадрлар резервына керү хокукы өчен бөтен республикадан 39 егет һәм кыз үзара ярышты. Алар конкурсның иҗади үз-үзеңне тәкъдим итү, министрлык стажеры мөрәҗәгате, "Министрлык матбугат конференциясе" эшлекле уены, социаль проект яклау, вакантлы вазифага шәхси әңгәмә кебек биремнәр кергән барлык этапларын да уңышлы узды.
Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән "Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов мөрәҗәгать итте. "Бүген оттыручылар юк, чөнки "Югарыга" ул җиңүе мөһим конкурс түгел. Бу конкурс - үзеңнең урыныңны табу мәйданчыгы. Синең нинди этапта төшеп калуың әһәмиятле түгел, әгәр син алга таба да эшләргә, үсәргә телисең икән, син теләсә нинди очракта да үз юлыңны таба аласың, ә без сезнең сәләтегезне дөрес юнәлешкә җибәрергә булышабыз. Яшь кадрлар резервы - ул ярдәм, сәләтле яшьләрне ачыклау системасы. Проектта катнашучылар зур һәм тыгыз хезмәттәшлектә алга таба да үсәләр. Конкурска быел 5 ел тула һәм минем аны оештыру һәм үткәрүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә", - диде Валентин Шихобалов.
Аннары алып баручы 30 августтан 12 сентябрьгә кадәр Татарстан территориясендә "Минем тавыш мөһим" проекты кысаларында "Мин сайлауга барам" акциясе узганны искәртеп узды. Аның максаты Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга катнашуга җәлеп итү юлы белән яшьләр арасында гражданлык активлыгын арттыру булды. Акция сайлау алды кампаниясендә сизелерлек роль уйнады. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Валентина Каменькова катнашучыларга уңышлы эш өчен рәхмәт белдерде. "Сез безгә бик булыштыгыз. Беренче тапкыр сайлау алды кампаниясе җәй көне узды. Без сентябрь аенда сайлауларга кеше аз килер дип шикләнгән идек. Әмма сезнең ярдәм белән без бик яхшы нәтиҗәгә ирештек. Яшьләрнең 75 проценты тавыш бирде", - диде Валентина Каменькова. Ул проектта катнашкан егет һәм кызларга "Минем тавыш мөһим" республика проектын оештыруда актив катнашкан һәм яшьләрне Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашуга җәлеп иткән өчен" дигән рәхмәт хатларын тапшырды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, сигез кешегә конкурс үтми генә "Кадрлар резервы-2015" республика проектына чакыру" дигән махсус бүләк тапшырылды. Аннары дәүләт учреждениеләре, сәнәгый, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган секторларга, шулай ук яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә проект практиксын узарга җибәрелгән 13 бүләкләнүченең исеме аталды. Алга таба җиңүчеләрнең исемнәре мәгълүм булды. 12 егет һәм кыз "Җиңүче дипломнары", истәлекле бүләкләр, шулай ук ТРның төрле министрлыкларында практика узуга юлламалар алды. Соңыннан конкурсның лидерлары өчлеге аталды. Өченче урынны Никита Таров алды: ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында практика узачак. Икенче урында - ТР Юстиция министрлыгына практика үтү мөмкинлеген бирелгән Айгөл Хәйруллина. Беренче урынны Максим Пудовкин биләде, ә ул практиканы ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз