news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда югары тизлек белән барган машина йөртүче баганага килеп бәрелгән

Җиңел машина пассажиры зыян күргән

 (Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Казанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 25 яшьлек кызны хастаханәгә озатырга туры килгән.
 Казанның ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге белдерүенчә, кичә 4.10 сәгатьтә 32 яшьлек ир-ат идарәсендәге “ВАЗ 2110”, Воровский урамы ягыннан Дементьев урамы юнәлешендә Ибраһимов проспекты буенча хәрәкәт иткәндә, куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм светофор баганасына килеп бәрелгән.
 Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, җиңел машинаның 25 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot