news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре каралды
Казанга Чабаксар шәһәрендә урнашкан Федераль травматология, ортопедия һәм эндопротезлау үзәгенең баш табиб Николай Николаев җитәкчелегендәге вәкиллеге рәсми визит кылды
Скопировать ссылку
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Казанга Чабаксар шәһәрендә урнашкан Федераль травматология, ортопедия һәм эндопротезлау үзәгенең баш табиб Николай Николаев җитәкчелегендәге вәкиллеге рәсми визит кылды. Кичә югары медицина технологияләре буенча белгечләрне әзерләү Үзәгендә Татарстаннан барган авыручыларга югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин әйтеп үткәнчә, очрашу ике як өчен дә бик файдалы. “Федераль үзәкләр белән эшләү республика министрлыгы өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Татарстан халкының югары технологик медицина ярдәменә ихтыяҗын каплау өчен без федераль үзәкләргә мөрәҗәгать итәбез. Узган ел федераль учреждениеләргә 2 меңнән артык кеше җибәрелгән иде. Шуңа күрә хезмәттәшлек мәсьәләләрен карау бик мөһим”, - диде ул. Узган ел Федераль траматология, ортопедия һәм эндопротезлау Үзәгендә федераль квота буенча Татарстаннан 51 кеше дәваланган. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot