news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда югалган малайны шәһәрнең Авиатөзелеш районында дуслары янында тапканнар

Малайның өеннән беренче генә тапкыр гына югалуы түгел икән инде.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Казанда элек югалган 10 яшьлек Алмаз Артамоновны тапканнар.

Малайны Авиатөзелеш районында өлкән иптәшләре яныннан табып алалар. Билгеле булганча, бу малайның өеннән беренче генә тапкыр югалуы түгел инде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанда югалган 10 яшьлек баланы ике көн буе эзләүләрен хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot