news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда югалган 15 яшьлек яшүсмерне эзлиләр

Казанда 15 яшьлек яшүсмерне эзлиләр. 10 сентябрьдән малайның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел. Бу хакта «ЛизаАлерт» төбәк эзләү отрядында хәбәр итәләр.

Малайның буе 174 см, уртача гәүдәле, кара чәчле, күзе кара төстә. Яшүсмер зәңгәр төстәге куртка, ачык зәңгәр төстәге футболка, кара спорт чалбары һәм ак табанлы кара кроссовкалар кигән.

Эзләүгә ярдәм итә алырлык мәгълүматларыгыз булса, 8(800)700-54-52 телефоны яки 112 кайнар элемтә буенча шалтыратыгыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot